ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Йолдыз Миңнуллина: Шагыйрь, композитор, җырчының темпераментлары туры килү кирәк

15 май 2019, 21:49 , Фото: Михаил Захаров

Йолдыз Миңнуллина: Шагыйрь, композитор, җырчының темпераментлары туры килү кирәк Төп проблема шагыйрь һәм композиторларның, җырчыларның бер-берсен белмәвендә булуы билгеләп үтелде.

(Казан, 15 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Шагыйрә Йолдыз Миңнуллина җыр авторлары җырчының индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алырга тиеш дип саный. "Шагыйрь, композитор һәм җырчының темпераментлары туры килергә тиеш дип уйлыйм", - диде ул "Калеб" яңа буын җыенының җыр лабораториясенә багышланган түгәрәк өстәл утырышында.

Ул 29 майда яңа җырлар иҗат итү буенча командалар формалашып, аларның бер ай дәвамында эшләячәкләрен әйтте. "Җырлар бер ай эчендә әзер булгач, аларны оркестр белән өйрәнү, җәен концертка әзерләнү чоры булачак", - дип белдерде Йолдыз.

Опера җырчысы Артур Исламов та һәр җырчы өчен индивидуаль, махсус җырлар иҗат итү традициясе булганын искәртте. Җырчы Илгиз Мөхетдинов та шагыйрь белән композитор үз башкаручысын таба, дигән фикердә. "Әйтик, "бу Артур җыры" дип, авторлар язганда ук кем башкарачагын күз алдына китерә", - диде.

Шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин төп проблема шагыйрь һәм композиторларның, җырчыларның бер-берсен белмәвендә дип саный. Ул кайчак композиторларның җыр тексты сүзләрен бөтенләй аңламыйча көй язуын да искәртте. "Аралашып эшләсәк кенә уртак матур җимешләр туа ала", - диде.

Шагыйрә Луиза Янсуар Рүзәлнең сүзен куәтләп, элек шагыйрьләр белән композиторлар очрашып, бертигез шәхесләр булып аралашканнарын әйтте. "Җеннәре килешми икән, композитор башка шагыйрь белән эшли ала", - диде. Ул да формаль булмаган рәвештә ешрак очрашырга кирәклеген белдерде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10