ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Луиза Янсуар: Мин Алтын фонд дип аталган милли мирасны күтәрү ягында

15 май 2019, 21:43 , Фото: архив/Султан Исхаков

Луиза Янсуар: Мин Алтын фонд дип аталган милли мирасны күтәрү ягында Кариев исемендәге Казан яшь тамашачы театрында түгәрәк өстәл утырышында җыр сәнгатенең алтын фондын баету турында сөйләштеләр.

(Казан, 15 май, Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Шагыйрә Луиза Янсуар җыр сәнгатендә алтын фондны баету яклы булуын әйтте. "Алтын фонд дип аталган милли мирасны күтәрү һәм яңа баскычка чыгару ягында мин", - диде ул Кариев исемендәге Казан яшь тамашачы театрында җыр лабораториясен булдыруга багышланган түгәрәк өстәл утырышында.

"Рок та, рэп та, дөньядагы башка юнәлешләр дә - бөтенесе безнең культурада булачак, глобализация булгач, моннан беркая китеп булмый. Ул төрлелек шәп нәрсә, ләкин без үзебезне икенчел милләт, икенчел мәдәният вәкилләре дип уйлап, әкренләп мәдәни пластыбызны югалтырга мөмкинбез. Милли фондны торгызыйк әле дигән шәхси теләгем бар", - дип мөрәҗәгать итте ул шагыйрь, композитор һәм җырчыларга.

Утырышта катнашучылар җыр лабораториясенең максаты алтын фондны баету булуын әйтте. Тик артык катлаулы, кеше аңламаслык җырлар иҗат итү түгел, ә сыйфатлы эстрада булдыру турында сүз барганлыгын билгеләп үттеләр.

Шагыйрә Лилия Гыйбадуллина фикеренчә, татар халкы өчен милли, моңлы, тексты дөрес җырлар кирәк, ләкин балалар өчен дә татарча җырлар кирәклеген истә тоту зарур. "Сабыйларга да татарча җырлар кирәк. Балалар бакчалары өчен ноталы җырлар кирәк. Моның өчен бер команда билгелисе иде", - дигән теләген җиткерде.

Театр директоры Гүзәл Сәгыйтова беренче этапта каралган эш башкарылгач, әкренләп балалар репертуарын баету турында да уйлаячакларын әйтте. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10