ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Түбән Камада депутатлар мәктәп театрлары эшчәнлеге белән танышты

15 май 2019, 22:00 , Фото: tat.e-nkama.ru

Түбән Камада депутатлар мәктәп театрлары эшчәнлеге белән танышты Түбән Кама драма һәм Яшь тамашачылар театрларына программа кысаларында яңа спектакльләргә 8,5 млн сум акча күчерелгән.

(Казан, 15 май, "Татар-информ"). "Бердәм Россия" фракциясе депутатлары һәм социаль сәясәт буенча даими комиссия әгъзалары бүген Түбән Кама мәктәп театрларын карадылар. Әлеге эш Россиядә Театр елы буенча проектларны гамәлгә ашыру кысаларында узды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Сүз партиянең "Кече шәһәрләр театрлары" һәм "Кече Ватан мәдәнияте" федераль һәм республика инициативалары турында бара.

Түбән Кама драма һәм Яшь тамашачылар театрларына программа кысаларында яңа спектакльләргә 8,5 млн сум акча күчерелгән. Эш матди ярдәм белән генә чикләнми – театр сәнгатенә мәгариф һәм тәрбия ысулы буларак игътибар итәргә кирәк.

Түбән Камада төрле уку йортлары каршында төрле труппалар эшли: мәсәлән, 2 нче гимназиядә - татар театры (биредә драма театры артистлары җитәкчелек итә), 32 нче гимназиядә - "Француз клубы", 21нче мәктәптә  - "Театр остаханәсе", балалар экология-биология үзәгендә - экотеатр.

Депутатларга мәктәп укучылары бүген үз спектакльләрен күрсәттеләр. "Бу мөһим эшне – милли традицияләрне саклауны дәвам итегез", - диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илсөя Мезикова 2нче гимназия укучылары белән очрашуда.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10