ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казанда төзекләндерелгән борынгы татар музыкаль коралы беренче тапкыр яңгырады

15 май 2019, 20:48 , Фото: Руслан Сәттаров

Казанда төзекләндерелгән борынгы татар музыкаль коралы беренче тапкыр яңгырады Кыл-кубызның Татарстанга кайтуы – татарның тарихи музыкасын яңартуда зур бер уңыш дип саныйм, - ди коралның хуҗасы, музыкант Алмаз Әсхәдуллин.

(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Айдар Әхмәдиев). Кичә Казанда моңа кадәр югалган дип саналган борынгы татар музыкаль коралы беренче тапкыр театр сәхнәсендә яңгырады. Төзекләндерелгән кыл-кубыз солосын музыкант Алмаз Әсхәдуллин “Угол” сәнгать лабораториясендә “Төшке ялдан соң” спектакле вакытында башкарды.

“Беренчедән, Татарстанда бу беренче кыл-кубыз. Икенчедән, театрда моңа кадәр бу коралның кулланганы юк иде. Йолдыз Миңнуллина миңа берәр халык коралында музыка уйнарга тәкъдим иткән иде һәм мин кыл-кубызны сайларга булдым”, - диде Алмаз Әсхәдуллин.

Аның сүзләренчә, әлеге корал фольклорист, Казан Дәүләт консерваториянең сәнгать белеме кандидаты Геннадий Макаровның эскизларына таянып, Казахстан осталары ярдәме белән 2019 елның мартында төзекләндерелде.

“Кыл-кубыз барлык төрки халыкларга да хас булган корал. Кайчандыр ул татарлар арасында да киң таралыш алган иде. Ләкин вакыт белән ул кулланыштан төшеп калды һәм аның урынына скрипка һәм русларның гудок сыман өч кыллы корал килде. Кыл-кубызның Татарстанга кайтуы – татарның тарихи музыкасын яңартуда зур бер уңыш дип саныйм”, - диде Алмаз Әсхәдуллин.

Әлеге инструмент Илшат Рәхимбайның “Алмачуар” фильмында да яңгырачак. Аның өчен Алмаз Әсхәдуллин махсус музыка яза.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10