ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад, Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Төркиядә Бурса сәнәгать зонасы заводларында булды

15 май 2019, 19:40 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Төркиядә Бурса сәнәгать зонасы заводларында булды Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Төркиядә.

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәрмәр диңгезендә Бурса провинциясендә шул ук исемдәге оешкан сәнәгать зонасы машина төзелеше заводларында булды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов беренче булып металл эшкәртү өчен югары технологияле станоклар җитештерү буенча «Дурмазлар макина» компаниясе заводын карап чыкты.

Рабочий визит Президента РТ Р.Н.Минниханова в Турецкую Республику (г.Бурса).

Аннары Татарстан Президенты «Сарыгёзоглу» компаниясенең җитештерү куәтләрен карап чыкты. Заводта автомобильләр өчен штампланган кузов детальләре, шулай ук аларны әзерләү өчен пресс-формалары җитештерелә.

Төп заказ бирүчеләр арасында «Мерседес-Бенц», «Форд», «Рено», «Вольво», «Ауди», «БМВ» кебек дөньякүләм танылган автокомпонентлар бар. Экспорт Германия, Франция, Кытай, Һиндстан, Италия, Португалия, АКШ, Аргентина, Бразилия, Япония, Бөекбритания һәм Россиягә чыгарыла.

Чиратта «Кортекс» заводы булды. «Зорлу» холдингына керә торган компания йорт текстиль секторларында кулланыла торган полиэстер җепләре җитештерү, кием җитештерү, автомобиль сәнәгате, зонтлар, тентлар, мебель җитештерү буенча Европада һәм Якын Көнчыгышта лидерларның берсе булып тора.

Рабочий визит Президента РТ Р.Н.Минниханова в Турецкую Республику (г.Бурса).

Рөстәм Миңнехановка предприятиенең Төркия текстиль сәнәгате лидеры булып торуын, ә продукциянең дөньяның 60 илендә сатылуын әйттеләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10