ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

«Зәкят» хәйрия фонды Казанның аз керемле гаиләләренә ярдәм күрсәтә

15 май 2019, 17:34

Рамазан тәмамланганчыга кадәр 300 гаиләгә 1,5 тонна күләмендә азык-төлек тарату планлаштырыла.

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Бүген, Рамазан аеның 10нчы көнендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Казанның аз керемле гаиләләренә азык-төлек ярдәме күрсәтү эшенә кереште. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ашамлыклар «Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясе кысаларында таратыла. Беренче көнне азык-төлек җыелмалары 83 мохтаҗ кешегә тапшырылды. Рамазан тәмамланганчыга кадәр 300 гаиләгә 1,5 тонна күләмендә азык-төлек тарату планлаштырыла. Җыелмада көнбагыш мае, карабодай, макарон, дөге яки манный ярмасы, печенье һәм чәй бар.

Азык-төлек тутырылган пакетлар Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 йорт адресы буенча тапшырыла.

Акция кысаларында мохтаҗлар азык-төлек ярдәмен (843) 225-33-22 телефоны буенча алдан язылып алырга мөмкин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10