ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

“Җаным һаман сезнең янда яши” бәйгесе мәрхүмә Эльвира Ибраһимовага багышлана

15 май 2019, 17:50

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды хезмәткәре, радио дикторы, шагыйрә Эльвира Ибраһимова 41 яшендә юл һәлакәтендә үлде.

(Казан, 15 май, "Татар-информ"). 18 майда Балтач районының Таузар авылында “Җаным һаман сезнең янда яши” дип исемләнгән шигырь бәйгесе мәрхүмә шагыйрә, журналист Эльвира Ибраһимовага багышлана. Бу турыда "Хезмәт" газетасы хәбәр итте.

  • Эльвира Ибраһимова Балтач районы Таузар авылында туган. “Татарстан”, “Болгар”, Актаныш радиосы дикторы, Биектау FM радиостанциясенең беренче дикторы, “Азан” һәм “Иман” радиолары дикторы, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды хезмәткәре булып эшләгән. Эльвира Ибраһимова 2017 елның 2 февралендә юл һәлакәтендә үлде. 5 февральдә аңа 42 яшь туласы иде.

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының алыштыргысыз хезмәткәре, күңелләргә үтеп керә торган сихри тавышлы райондашыбыз – Таузар авылы кызы Эльвира Ибраһимованың якты истәлегенә багышлап туган авылы Таузарда 18 май көнне “Җаным һаман сезнең янда яши” дип исемләнгән шигырь бәйгесе үтә, диелгән бу хәбәрдә.

"Бәйгене сәнгатьле сөйләмгә өйрәнүгә омтылыш булдыру, нәфис сүз осталарын барлау һәм аларга иҗади үсеш өчен шартлар тудыру, аларның иҗади потенциалын үстерү, татар телен, әдәбиятын һәм мәдәниятен пропагандалау, райондашыбыз Эльвира Ибраһимова белән горурлану хисе тәрбияләү", ди оештыручылар.

Эльвира Ибраһимованың иҗатын хөрмәт итүчеләрнең һәрберсен шигырь бәйрәменә чакыралар. "Таузар Иленең талантлы кызы белән шигырь аша булса да очрашып, күңелләребезгә рухи азык алыйк, аңа әйтелми калган иң кадерле сүзләребезне ирештерик", диелә бу хәбәрдә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10