ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Республикада көндәшлек иң еш бозылу очраклары дәүләт сатып алулары белән бәйле

15 май 2019, 16:25 , Фото: архив/Егор Никитин

Республикада көндәшлек иң еш бозылу очраклары дәүләт сатып алулары белән бәйле Сатып алуларны башкаручылар еш кына заказчыларны шикаять ярдәмендә кыен хәлгә куялар.

(Казан, 15 май, "Татар-информ", Егор Никитин). Барыннан да элек, Татарстанда монополиягә каршы законнарны дәүләт сатып алулары өлкәсендә бозалар. Шул ук вакытта монополиягә каршы көрәшчеләргә карата шикаятьләрнең 40 процентын гына үз өстенә ала. Бу турыда "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчеләренә Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе Айрат Шәфигуллин сөйләде.

Журналистлар белән аралашу Казанда Монополиягә каршы федераль хезмәтнең уку үзәгендә халык алдында фикер алышу мәйданчыгында узды. Очрашу Дәүләт сатып алулары, хакимият һәм реклама органнары эшчәнлеге өлкәсендә монополиягә каршы республика хезмәте эше төп темасына багышланган иде.

Айрат Шәфигуллин сүзләренә караганда, халык алдында фикер алышуларның форматы базар катнашучыларын, шулай ук күзәтчелек органнарының монополиягә каршы законнарның эше турында хәбәрдарлыгын арттырырга ярдәм итә.

Ул Татарстанда монополиягә каршы законнарның төп бозу очракларын санады. Еш кына алар дәүләт сатып алулары өлкәсенә бәйле, анда даими рәвештә законнарның яңа таләпләре барлыкка килә.

“Типик бозулар – сатып алуларның заказчысы документларны һәм башкаручыга таләпләрне дөрес тутырмау яки конкурс дөрес үткәрелмәү очраклары. Бу иң киң таралган хокук бозулар. Биредә эре эшләр бар – бу заказчылар тарафыннан төзелгән карт килешүләр. Нәтиҗәдә зур күләмдә штраф салына яки җинаять җәза бирелә”, – дип аңлатты журналистларга Айрат Шәфигуллин.

Шул ук вакытта Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе 40% шикаятьне генә нигезле дип саный. Бу ике факт белән бәйле – шикаять язучыларның бу өлкәдә белемнәре булмау һәм сәүдә оештыручыларны алдан ниятләп кыен хәлгә калдырырга омтылу.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10