ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Ел башыннан өч татарстанлы ис газы белән агуланып үлгән, 42 кеше зыян күргән

15 май 2019, 13:34 , Фото: tatarstan.ru

Ел башыннан өч татарстанлы ис газы белән агуланып үлгән, 42 кеше зыян күргән
 Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинга газ җиһазларын куллану вакытында килеп чыккан гадәттән тыш хәлләр турында хәбәр иттеләр.

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Татарстанда 2019 ел башыннан бирле өч кеше ис газы белән агуланудан үлгән, республиканың 42 кешесе зыян күргән. Шул хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинга Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә республиканың Төзелеш министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Совещание по вопросам обеспечения безопасности при использовании газового оборудования. 
Проводит Премьер-министр Республики Татарстан 
А.В. Песошин.

«2019 елда ис газы белән агулануның 17 очрагы теркәлгән, 3 кеше һәлак булган, 42 кеше зыян күргән», — диелә хәбәрдә. Узган ел торак йортларда газ җиһазларын куллану вакытында Татарстанның 11 кешесе үлгән, 41 кеше зыян күргән.

Бөтен республика буенча күп фатирлы йортларның вентиляцион каналларының һәм газ җиһазларының торышына чираттан тыш тикшерү уздырылды. Йорт эчендәге газ җиһазларының, төтен суырту һәм вентиляция системаларының төзексезлеген бетерүне контрольдә тоту көчәйтелде. Болар белән идарә компанияләре шөгыльләнә.

Совещание по вопросам обеспечения безопасности при использовании газового оборудования. 
Проводит Премьер-министр Республики Татарстан 
А.В. Песошин.

Шулай ук йорт эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча килешүләрнең вакытында төзелүенә дә игътибар бирелде. Алексей Песошинга хәбәр ителгәнчә, Татарстан идарәче компанияләренең 98 проценты махсус оешмалар белән йорт эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча килешүләр төзегән. Килешүләр төзү мәсьәләсе республика Дәүләт торак инспекциясе контролендә тора.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10