ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россиядә парад формасында бүләкләр йөртү кагыйдәләре үзгәрде

15 май 2019, 13:13

2019 елның маеннан хәрби хезмәткәрләр кительнең сул ягыннан ике планкада бары тик ун дәүләт ордены һәм медален генә урнаштыра алачак.

(Казань, 15 мая, «Татар-информ»). Оборона министрлыгы парад формасында бүләкләрне йөртү кагыйдәләрен үзгәртте. Бу хакта «Известия» газетасы яза, дип хәбәр итә «Башинформ».

2019 елның маеннан хәрби хезмәткәрләр кительнең сул ягыннан ике планкада бары тик ун дәүләт ордены һәм медале, шулай ук башка ведомство геральдик тамгаларын гына урнаштыра алачак.

Яңалык иҗтимагый яки хәтта шәхси оешмаларның бүләкләре һәм истәлекле билгеләре булган хәрби хезмәткәрләрнең күкрәгендә «иконостасларга» каршы көрәш алымы булачак. Бу бүләкләр хуҗаның ил алдындагы казанышлары турында берни дә әйтми.

Бүләкләрне йөртү кагыйдәләрен кертү парад киеменең яңа йөзен формалаштыруның йомгаклау этабы булачак, аның нигезенә 1945 елгы Җиңү Парадының формасы алынган.

Оборона министры Сергей Шойгу инде яңа кагыйдәләргә таянып эш итә, диде хәрби эксперт Владислав Шурыгин.

«Хәрби ведомство башлыгы чит илнекеләрне дә кертеп, берничә дистә орден һәм медаль кавалеры булып тора, әмма парадка чыкканда формада аның беразы гына урнаштырыла — иң мөһим өлеше генә», — дип белдерде эксперт.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10