ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Дин

Уфалылар Мөселман зиратын җыештырачак

15 май 2019, 12:17 , Фото: tatar-congress.org

Уфалылар Мөселман зиратын җыештырачак Акция барышында Мөселман зиратында җирләнгән барлык күренекле шәхесләр турында сөйләнәчәк.

(Казан, 15 май, "Татар-информ"). Бу шимбәдә, 18 майда, сәгать 12.00дә Уфа Мөселман зиратында күренекле Ислам эшлеклеләре каберен җыештыру буенча акция узачак. Бу хакта җәмәгать эшлеклесе Эльза Мәүлимшина хәбәр итте, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы.

Сүз мөфтиләр Габдессәлам хәзрәт Габдрәхимов, Ризаэтдин хәзрәт Фәхретдин, Уфаның беренче Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы, “Госмания” мәдрәсәсенә нигез салучы ахун Хәйрулла хәзрәт Госманов, башка билгеле дин әһелләре һәм аларның гаилә әгъзаларының каберләре турында бара.

Акция Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте, Россия Ислам университеты, Уфа мәчетләре имамнары һәм актив шәһәр халкы ярдәме белән үткәрелә. Зиратта чардуганнарның буяуларын яңарту, коелган яфракларны һәм чүп-чарны җыю, чәчәк үсентеләре утырту планлаштырыла.

"Барлык теләүчеләрне зиратны төзекләндерү акциясендә катнашырга чакырабыз. Аның барышында Мөселман зиратында җирләнгән барлык күренекле шәхесләр турында сөйләячәкбез", — ди Эльза Мәүлимшина.

Зиратның адресы: Уфа шәһәре, Алтай урамы, 19, “Телеүзәк” артында. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10