ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казанда "Музейлар төне" программасы билгеле

15 май 2019, 09:29 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Казанда Быел "Музейлар төне" "Элементлар" темасына багышлана.

(Казан, 15 май, "Татар-информ"). "Музейлар төне" Халыкара музейлар көненә багышланган акция быел 18 майда Россиядә унөченче тапкыр уздырыла. Казанда Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Милли музее оештырган чаралар программасы билгеле.

Быел "Музейлар төне" "Элементлар" темасына багышлана. Ул Россия Мәдәният министрлыгы тарафыннан расланган. Акция 18 майда 10.00 сәгатьтән 19 майның 3.00 сәгатенә кадәр дәвам итәчәк. Флешмоблар, концертлар, мастер-класслар, квестлар, реконструкцияләр һәм башка бик күп чаралар музей залларында, музей ишегалдында узачак.

1 Май мәйданында «Гасырлар мирасы» исемле халык-сәнгать һөнәрләре осталары ярминкәсе, шәһәребезнең иң яхшы музыка һәм хореография коллективларының «музей СОЛ-ЛЯ-нка» концерт программасы һәм «Рок-session»рок-концерты була. 17.00 сәгатьтә «химикатлар» фокуслары исемле фәнни шоу була.

Кичке «музей төне» программасын «Рок-session» программасы – Казан коллективларының рок-концерты бизәячәк, электрон музыка концерты белән акция тәмамлана.

12.00 сәгатьтә программаны «Шүркә музейга дәшә» дигән чара ача, анда татар язучысы, шагыйрь, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев белән очрашу була. Яшь китап сөючеләр кунак белән аралаша һәм татар телендә шигырьләр укый алачак.

13.00 сәгатьтә химик элементларга һәм Д.И.Менделеевка багышланган «Элементарно, химия...» фәнни-популяр лекциясе була. 

14.00 сәгатьтән Казан шәһәре музыкаль коллектитларының «Музыкаль палитра» концерт программасы башлана.

Театр елы кысаларында көн дәвамында музей кинотеатры эшләячәк, анда легендар спектакльләр күрсәтеләчәк. 15.00 сәгатьтә театр һәм музыка сәнгате объектлары буенча «Театраль-музыкаль Казан» автобус экскурсиясенә кушылырга мөмкин. «Лориэн» халык музыка яшьләр театры «Җәннәткә юл» спектаклен күрсәтәчәк.

21.00 сәгатьтә «Океан кайтавазы» музыкаль перфомансы узачак, анда Hand Pan музыка инструменты белән танышырга мөмкин. Шулай ук «Анна Каренина» романының иммерсив спектакль актерлары белән интерактив укулар узачак.

Кичке программаның төп вакыйгасы – «Кунак сарае серләре» иммерсив квест-уены була.

Көн дәвамында төрле мастер-класслар уза. Кунаклар чүлмәк ясау сәнгатенә өйрәнә, «верховая набойки» техникасында тукымаларны бизәргә, татар бизәкләре һәм сәйлән үрү ясау буенча остаханәләрдә катнашып, кул эшләренә өйрәнә ала.

Музей ишегалдында 18.00 сәгатьтә Севастополь һәм Кырым азат ителүнең 75 еллыгына багышланган реконструкция була. 

Музейга керү бушлай.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10