ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Йолдыз Миңнуллина икенче тапкыр Мөдәррис Әгъләм иҗатын театральләштерде

15 май 2019, 08:43 , Фото: Рамиль Гали

Йолдыз Миңнуллина икенче тапкыр Мөдәррис Әгъләм иҗатын театральләштерде "Угол" иҗат лабораториясендә “Төшке ялдан соң” шигыре буенча әдәби театр күрсәтелде.

(Казан, 15 май, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). “Угол” иҗат лабораториясе үз тамашачаларына Мөдәррис Әгъләм иҗатын тәкъдим итте. Халык шагыйренең “Төшке ялдан соң” шигырен Йолдыз Миңнуллина театральләштерде.

Йолдыз Миңнуллинага шигырьне сәхнәгә күчерергә Кариев театры актрисасы Рузанна Хәбибуллина, Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студенты Альбина Ногманова, журналист Айдар Әхмәдиев, Сорнай ансамбле артисты Дмитрий Глухов һәм хореограф Евгений Скрипачев булышты.

 Премьера спектакля «После тихого часа» Йолдыз Миннуллиной и Мударриса Аглямова

“Төшке ялдан соң” шигъри спектакле тамашачылары арасында ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман, танылган кинорежиссер Тимур Бекмамбетов, театр режиссеры Илгиз Зәйниев, шагыйрә Илсөяр Иксанова, галимә Миләүшә Хабетдинова һәм башкалар бар иде.

"Татар-информ" хәбәрчесе Тимур Бикмамбетовның Йолдыз Миңнуллина иҗатын тамаша кылуын икенче тапкыр очрата. "Город АРТ-подготовка" театраль лабораториясе кысаларында куелган “Дом” театр эскизының авторы һәм төп артистларының берсе Йолдыз Миңнуллина иде. Эскиз тамашачылары арасында танылган режиссер Тимур Бекмамбетов та бар иде.

 Премьера спектакля «После тихого часа» Йолдыз Миннуллиной и Мударриса Аглямова

Йолдыз Миңнуллинаның Мөдәррис Әгъләм шигыренә икенче тапкыр мөрәҗәгать итүе. TAT CULT LAB иҗат лабораториясе кысаларында шагыйрьнең "Ə аннары…" әдәби театры тәкъдим ителгән иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10