ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәттә Бөек Ватан сугышында катнашкан 77 кешегә ун мең сум акча биргәннәр

15 май 2019, 09:00 , Фото: архив

Әлмәттә Бөек Ватан сугышында катнашкан 77 кешегә ун мең сум акча биргәннәр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан әлеге түләүләрне Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм анда катнашучылар ала.

(Әлмәт, 15 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан булган 10000 сум күләмендәге әлеге түләүләр Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга агымдагы елның маенда пенсия һәм башка социаль түләүләр белән бергә биреләчәк. Әлмәт районында әлеге түләүләрне 77 кеше ала. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бер тапкыр бирелә торган бу түләүне алу өчен Пенсия фондының территориаль органына махсус мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Түләү Пенсия фондының территориаль органы карамагында булган мәгълүматлар нигезендә гариза язмыйча башкарыла.

Россия Пенсия фондының Әлмәт идарәсе Россия Президенты В.В. Путинның Указы нигезендә Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм катнашучыларына бер тапкыр бирелә торган түләүләрне гамәлгә ашыра.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10