ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чаллы-Зәй-Әлмәт юлын реконструкцияләүгә 300 миллион сум сарыф ителәчәк

15 май 2019, 07:00

Башкарасы эшләр 2019 елның 15 октябренә кадәр тәмамланырга тиеш.

(Әлмәт, 15 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Чаллы-Зәй-Әлмәт юлын реконструкцияләүгә 300 миллион сум сарыф ителәчәк. Тендер Россия Федерациясенең Дәүләт сатып алулар порталына эленгән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Эшләр Зәй районында Төги — Гулькино өлешендә башкарылачак. Контрактның башлангыч суммасы 300 миллион сумга якын.

Барлыгы 10,5 км трасса яңартылачак. Республика бюджетыннан бүлеп бирелгән акчага биредә махсус техника кулланып җир эшләре үткәрәчәкләр. Моннан тыш, юлның бу өлешендә туфракны тыгызлау, юл кырыйларын ныгыту, ясалма тигезсезлекләр ясау һәм башка эшләр башкарылачак.

Башкарасы эшләр 2019 елның 15 октябренә кадәр тәмамланырга тиеш.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10