ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешән район башлыгы төрле өлкәләрдә уңышка ирешүчеләрне бүләкләде

15 май 2019, 00:00

Чирмешән район башлыгы төрле өлкәләрдә уңышка ирешүчеләрне бүләкләде Алар районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен бүләкләнде.

(Чирмешән, 15 май, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Район башлыгы чирмешәнлеләрне районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен бүләкләде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

“Созвездие-Йолдызлык” республика телевизион эстрада сәнгате фестивале лауреатлары Рузилә Булатова һәм Гөлназ Гатина милли традицияләрне саклауга керткән өлешләре өчен бүләкләнде.

Ана телен өйрәнүдәге уңышлары, чуваш теле буенча халыкара олимпиадада җиңүе өчен Яңа Элмәле мәктәбе укучысы Мария Михайловна Васюткина, тормыш куркынычсызлыгы нигезләре буенча Россиякүләм олимпиадада җиңүе өчен Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты укучысы Роман Юрьевич Мироновка муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Шулай ук  Чирмешән электр челтәрләренең баш инженеры Ринат Галимов, Ивашкино авыл җирлеге башкарма комитеты бухгалтеры Галина Макарова, 135 нче Чирмешән янгын-коткару хезмәте часте машина йөртүчесе Иван Журавлев, “Чирмешән урманчылыгы” урманчысы Марс Рәхимҗанов мунициапаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10