ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәтнең бер лагерына керү юлын төзекләндерүгә 21 миллион сум акча бирелгән

14 май 2019, 23:00 , Фото: архив

Әлмәтнең бер лагерына керү юлын төзекләндерүгә 21 миллион сум акча бирелгән 2,5 км озынлыктагы юл өслегенә асфальт түшәләчәк һәм юл кырыйлары төзекләндереләчәк.

(Әлмәт, 14 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районында “Березка” лагерына керү юлын төзекләндерүгә 21 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлеге эшләр “Гомуми файдаланудагы автомобиль юлларыннан алып балалар һәм яшьләрнең ял итү һәм сәламәтләндерү учреждениеләренә кадәр керү юлларын ремонтлау” программасы нигезендә тормышка ашырыла.

2,5 км озынлыктагы юл өслегенә асфальт түшәләчәк һәм юл кырыйлары төзекләндереләчәк. Ремонт эшләрен башкаруга 20,969 миллион сум күләмендәге акча бирелгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10