ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Гүзәл Удачина Казан гимназиясендәге гадәттән тыш хәлгә аңлатма бирде

14 май 2019, 19:40 , Фото: Султан Исхаков/архив, Полина Шевчук

Гүзәл Удачина Казан гимназиясендәге гадәттән тыш хәлгә аңлатма бирде Вакыйга көнендә балалар омбудсмены тоткарланган укучы белән аралашты.

(Казан, 14 май, «Татар-информ», Елена Кривопатре). Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Казанның 7нче гимназиясендә укучы пычак һәм пневматик пистолеттан класска килгән гадәттән тыш хәл турында сөйләде.

Билгеле булганча, кичә балалар омбудсмены тоткарланган укучы белән аралашты.

«Мин аның сөйләгәннәрен әйтә алмыйм, тик без аның белән фикер алышканнан соң, баланың озак вакыт депрессив хәлдә булуы бик ачык. Нәтиҗәдә, аның барлык кичерешләре дә шушы гамәлдә чыкты. Икенче юлын ул тапмаган. Кызганыч, ул үз проблемалары турында әти – әниләренә дә, дусларына да фикер алышу өчен мөрәҗәгать итмәгән. Ул үз проблемасы белән бергә бер калган», - дип уртаклашты Гүзәл Удачина.

Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил билгеләп үткәнчә, егет гаиләсе тышкы яктан бик яхшы гаилә кебек күренә.

Аның сүзләренә караганда, хәзер укучы вакытлыча тоту изоляторында. Аның киләчәк язмышы турында сөйләргә иртәрәк әле.

«Һичшиксез, аның бу гамәлен аклау кыен. Без аны акларга теләмибез, без аны аңлатырга тырышабыз. Аның үз-үзен тотышы һич тә дөрес түгел. Әмма икенче яктан, егет бик кызганыч. Ул бер сәгать эчендә үзенең тормышын бозды», – дип нәтиҗә ясады Гүзәл Удачина.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10