ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе районында язгы кыр эшләре барышы белән танышты

14 май 2019, 17:15 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе районында язгы кыр эшләре барышы белән танышты Татарстан Президенты районга эш сәфәре белән килде.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре барышында Әгерҗе районы механизаторлары, хуҗалык җитәкчеләре, агросәнәгать комплексы инвесторлары һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Ул язгы кыр эшләренең барышы һәм чәчү эшләрен тәмамлау планнары белән танышты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Уразай авылы янындагы көзге арыш кырында экспозиция оештырылды. Анда районның төп социаль-икътисади казанышлары һәм җирле фермерларның авыл хуҗалыгы продукциясе, шул исәптән бал, тавык һәм бытбылдык йомыркалары, бәрәңгенең «Ред Леди», «Ароза», «Зекура» сортлары күрсәтелде.

Шулай ук үсемлекләрне чүп үләннәреннән саклаучы чаралар, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантлары алган үсентеләр тәкъдим ителде. Сарымсак һәм бакча җиләге үстерү буенча проектлар гамәлгә ашырыла.

Рабочая поездка Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова в Агрызский муниципальный район

Район башлыгы Валерий Макаров сүзләренә караганда, язгы чәчү 30 мең гектар мәйданда алып барыла. Шул исәптән язгы бөртеклеләр — 14,7 мең, бодай — 6,4, арпа — 6,3 мең, солы — 1,7 мең, рапс — 0,38 мең гектарда чәчелә. Бәрәңге утыртуның иң кызган вакыты, 12 мең гектар мәйданда минераль ашламалар белән тукландырылды, диде Макаров.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов, климат шартлары аркасында, Әгерҗе районы башкалардан соңрак чәчүгә кереште, дип сөйләде.

«Чәчү шактый яхшы темпта бара. Туфракта дым запасы бар. Уҗымнарның торышы да чагыштырмача начар түгел, зыян күргәне 20 проценттан артмаган», - дип йомгаклады министр.

Рөстәм Миңнеханов минераль ашламаларның уңышны арттыруга турыдан-туры йогынты ясавын билгеләп үтте.

Рабочая поездка Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова в Агрызский муниципальный район

Сәфәр барышында шулай ук районның агымдагы социаль-икътисади хәле, шул исәптән гомуми белем бирү мәктәпләре төзелеше, район предприятиеләрендә эшләүче белгечләр өчен арендалы торак төзү һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10