ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Санкт-Петербург татарлары Гадел Кутуйны искә алды

14 май 2019, 16:24 , Фото: tatspb.tatarstan.ru

Санкт-Петербург татарлары Гадел Кутуйны искә алды Иҗади кичә «Татар кунакханәсе» мәдәни-агарту проекты кысаларында оештырылган.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге Милли әдәбиятлар китапханәсендә «Гадел Кутуй – язучы, шагыйрь, драматург, журналист. Тормышы һәм иҗаты» темасына иҗади кичә оештырды. Бу хакта Даими вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә «Татар кунакханәсе» мәдәни-агарту проекты кысаларында узды. Чарага татар җәмәгатьчелеге, яшьләр оешмалары, «Ак калфак» хатын-кызлар хәрәкәте вәкилләре, иҗат әһелләре һәм Гадел Кутуй мирасына битараф булмаган кешеләр чакырылган иде.

Чараны татар җәмәгатьчелеге активисты, «Мәдәнияткә чакыру» мәдәни җәмгыяте рәисе Нурзия Кашапова һәм Татарстан Республикасы вәкиллеге каршындагы Каюм Насыйри белем бирү-мәдәни үзәге методисты Альбина Фәхразиева алып барды.

Шулай ук «Татар кунакханәсе» кысаларында Альбина Фәхразиева 1917 елда Казанда оештырылган мөселман хатын-кызларының I Бөтенроссия съезды турындагы доклад белән чыгыш ясады.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10