ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда бер машина баланы бәрдергән һәм хастаханәгә илтеп куйган

14 май 2019, 16:00

11 яшьлек малай кичә көндез Лаврентьев урамындагы 10нчы йорт каршында имгәнгән.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). «Хендэ» шоферы Казанда юл аркылы тиешсез урыннан йөгереп чыгучы укучы баланы бәрдергән һәм аны хастаханәгә илтү өчен юл-транспорт һәлакәте урыныннан киткән. Бу хакта «Татар-информ»га Казан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«Хендэ» машинасының 41 яшьлек йөртүчесе Лаврентьев урамыннан хәрәкәт иткәндә, башлангыч мәгълүматлар буенча, куркынычсыз тизлекне сайламаган. Ул 16 сәгать 40 минутта 10нчы йорт каршында тиешсез урыннан чыгып баручы 11 яшьлек укучыны бәрдергән», - диделәр ЮХИДИдә.

Иномарка шоферы «ашыгыч ярдәм» медицина хезмәткәрләрен көтеп тормыйча, баланы үзе хастаханәгә илтә. Табиблар зыян күрүчегә баш мие җәрәхәтләнү диагнозын куйган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10