ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Алабуга районында чәчү барышы белән танышты

14 май 2019, 14:42 , Фото: Владимир Васильев

Рөстәм Миңнеханов Алабуга районында чәчү барышы белән танышты Татарстан Президенты вертолеттан Гари, Олы Качык, Олы Тарловка, Бехтерево торак пунктлары янындагы кырларны карады.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга муниципаль районында чәчү кампаниясенең барышы белән танышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Рөстәм Миңнеханов ТР Премьер-министры — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов озатуында вертолеттан Гари, Олы Качык, Олы Тарловка, Бехтерево торак пунктлары янындагы кырларны карады», - диелә хәбәрдә.

Күпьеллык үлән басуында хуҗалык җитәкчеләре, агросәнәгать комплексы инвесторлары һәм Алабуга муниципаль районы авыл җирлеге башлыклары катнашында очрашу булды.

Геннадий Емельянов чәчү кампаниясенең үз вакытында һәм проблемаларсыз узуын, Марат Әхмәтов исә Алабуга районының күрсәткечләре яхшы булуын искәртте.

Рөстәм Миңнеханов Алабуга игенчеләренә чәчү кампаниясенең уңышлы төгәлләнүен һәм яхшы уңыш җыеп алуларын теләде, дип хәбәр итә матбугат хезмәте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10