ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татар китабы йорты яңгыравыклы исем эзли

14 май 2019, 14:34 , Фото: Салават Камалетдинов

Татар китабы йорты яңгыравыклы исем эзли Якын арада оештыручылар социаль челтәрләр аша исемгә конкурс игълан итәчәкләр.

(Казан, 14 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар китабы йорты үзенең бренды өчен идеяләр көтә. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгында үткән матбугат конференциясендә Татар китабы йортының яңа директоры Луиза Янсуар игълан итте.

“Татар китабы йорты” бик текә һәм фактуралы яңгырый. Әмма заманча цифрлы буын өчен җиңел исем кирәк. Без яңгыравыклы кыска исем эзлибез”, - диде Луиза Янсуар.

Журналистларга Татар китабы йортын һәм аның яңа директоры Луиза Янсуарны тәкъдим иткән мәдәният министр Ирада Әюпова да ДТК аббревиатурасының туры килмәгәнен искәртеп үтте

Якын арада оештыручылар социаль челтәрләр аша исемгә конкурс игълан итәчәкләр.

Луиза Янсуар Татар китабы йортын ачу буенча да тәкъдимнәр көтүләрен әйтте. “Безнең планыбыз бар. Әмма ул таррак булырга мөмкин, ә сез киңрәк карый аласыздыр һәм кызыграк тәкъдимнәрегез бардыр”, - диде Луиза Янсуар.

  • Татар китабы йорты – Татар әдәбияты музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры. Ул Казан шәһәре үзәгендә – Островский урамының 15 нче йортында урнашкан. Татар китабы йортында китап кибете, медиа-үзәк, типография, экспозиция заллары, китапханә һәм башкалар урын алган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10