ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Мәдәният министры Ирада Әюпова гаиләләр өчен мәдәни маршрут тәкъдим итте

14 май 2019, 14:25 , Фото: Салават Камалетдинов

Мәдәният министры Ирада Әюпова гаиләләр өчен мәдәни маршрут тәкъдим итте Татарстан мәдәният министры Казан ТЮЗына һәм Татар китабы йортына чакыра.

(Казан, 14 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова гаиләләр өчен мәдәни маршрут тәкъдим итте. Министр бу хакта ТР Мәдәният министрлыгында үткән матбугат конференциясендә әйтте.

ТР Мәдәният министрлыгында ике мәдәни чараны берләштергән һәм ике өлештән торган матбугат конференциясе үтте. Аның беренчесендә оештыручылар «Поколение NEXT» I Республика балалар театры коллективлары фестивален тәкъдим итсә, икенчесендә Татар китабы йорты һәм аның яңа җитәкчесе күрсәтелде.

«Поколение NEXT» I Республика балалар театры коллективлары фестивале Казан яшь тамашачы театры тарафыннан оештырыла, ә Татар китабы йорты Шәриф Камал музее урнашкан бинада ачылды.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Казан ТЮЗын һәм Татар китабы йортын гаиләләр өчен уртак мәдәни маршрут буларак тәкъдим итте. “Гаилә белән ял итү шопинг яки спорт буларак кына каралмасын иде, ә мәдәни ял турында да уйлансын иде. Гаиләләр ТЮЗда спектакль карагач, Татар китабы йортына килеп ял итә алалар”, - диде ул.

Казан яшь тамашачы театры Островский урамында 10 нчы йорт адресы буенча урнашкан, Татар китабы йорты шул ук урамның 15 нче йортында ачылды.

  • Татар китабы йортында китап кибете, медиа-үзәк, типография, экспозиция заллары, китапханә һәм башкалар урын алган. Татар китабы йортын шагыйрә Луиза Янсуар җитәкләячәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10