ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казан үзәгендә полиция киемендә биегән ир-ат хокук саклау органнарында эшләми

14 май 2019, 15:17 , Фото: скриншот видео из соцсетей

Казан үзәгендә полиция киемендә биегән ир-ат хокук саклау органнарында эшләми Полиция киеме киеп биюче кеше Казанның танылган блогер-пранкеры булып чыккан.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Кичә гаммәви мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә Казан үзәгендә – Бауман урамында полиция киемендәге ир-ат биегән мизгел сурәтләнгән видео чыккан иде.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Мария Кыяметдинова «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, аның полиция хезмәткәре булуы турындагы мәгълүмат расланмады.

«Әлеге кеше эчке эшләр органнарында эшләми», - диде Мария Кыяметдинова.

Полиция киемендәге биюче Казанның танылган блогер-пранкеры булып чыккан. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10