ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Рафис Борһанов Казан гимназиясендәге гадәттән тыш хәлгә аңлатма бирде

14 май 2019, 14:02 , Фото: Михаил Захаров

Рафис Борһанов Казан гимназиясендәге гадәттән тыш хәлгә аңлатма бирде Министр кичә Казан мәктәбендә булган гадәттән тыш хәлгә карата фикере белән уртаклашты.

(Казан, 14 май, Татар-информ"). Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Казан гимназиясендә коралланган укучы белән бәйле гадәттән тыш хәлне җентекләп тикшерү кирәк дип саный. Журналистлар соравына җавап биреп, ул: "Бу вакыйганың сәбәпләрен ачыкларга кирәк, бу процесслар җентекләп, тирән эшкәртелергә тиеш", - диде.

Министр укучының токарланганын, тикшерү эшләре барганын әйтте. "Әлбәттә, бу фактка тискәре карыйбыз, ләкин сәбәпләрен ачыкларга кирәк. Тикшерү органнары белән берлектә шөгыльләнәчәкбез. Психологлар да бу юнәлештә эшли. Бең киңәшмә уздырдык, сәбәпләрен тикшерәбез. Бу хәлдән соң егетне алып чыгып барганда, мәктәптә булдым. Минемчә, бу аның тормышында зур хата", - диде министр.

  • 13 май көнне иртән Казанның 7 нче нимназиясендә пневматик пистолет белән коралланган өлкән сыйныф укучысы 12 классташын тоткарлап торган. 17 яшьлек егетне бер сәгать эчендә кулга алалар, зыян күрүчеләр юк. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10