ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Рөстәм Миңнеханов Алабугада X5 Retail Group логоүзәге төзелешенә старт бирде

14 май 2019, 13:56 , Фото: Владимир Васильев

Рөстәм Миңнеханов Алабугада X5 Retail Group логоүзәге төзелешенә старт бирде Проектны Россиянең Romex Group девелоперы гамәлгә ашыра.

(Алабуга, 14 май, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабугада X5 Retail Group логистика үзәгенә нигез салу тантанасында катнашты. Проектны Россиянең Romex Group девелоперы гамәлгә ашыра.

«Бу безнең җитештерүчеләргә Romex компаниясе белән эшли торган сәүдә челтәрләренә үз продукциясен тәкъдим итәргә мөмкинлек бирәчәк. Мин мондый проектларны хуплыйм, чөнки бүген безнең җитештерүчеләр өчен яңа базарлар – яңа мөмкинлекләр дигән сүз», - диде ТР Президенты.

Компания шундый ук проектны Яшел Үзәндә дә гамәлгә ашыра. Анда логистика үзәге югары әзерлек дәрәҗәсендә – төзелеш эшләрен быелның августында төгәлләү күздә тотыла. 39,3 мең метр квадрат метр мәйданны биләгән объект 350 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Рөстәм Миңнеханов Romex компаниясенең Алабугада да төзелеш эшләрен тиз арада төгәлләячәгенә ышаныч белдерде.

«Без алты төбәктә эшлибез һәм төбәк хакимиятләре тудырган инвестицион климатны лаеклы төстә бәяли алабыз. Минем Татарстан Республикасы хакимиятенә, Президент Рөстәм Миңнехановка һәм Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельяновка күрсәткән ярдәмнәре өчен аерым рәхмәт әйтәсем килә», - дип искәртте Romex Group компаниясе генераль директоры Алексей Прокопенко. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10