ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Рафис Борһанов: WorldSkills чемпионатына мәктәп балаларын да алып киләчәкбез

14 май 2019, 12:55 , Фото: архив/Владимир Васильев

Рафис Борһанов: WorldSkills чемпионатына мәктәп балаларын да алып киләчәкбез Министр мәктәп укучыларына заманча яңа җиһазлар, компьютерлар, яңа кораллар, җайланмалар күрсәтеләчәген әйтте.

(Казан, 14 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казанда узачак WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионатына мәктәп балаларын да алып килү күздә тотыла. Бу хакта "Казан Экспо" күргәзмә үзәгендә ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

"Районнардан мәктәп балаларын алып килеп күрсәтү, алар өчен экскурсияләр уздыру ниятләнә. Һөнәри ориентация дигәндә, балалар бакчасы баскычыннан ук башлау да артык булмас иде", - ди министр.

Рафис Борһанов мәктәп укучыларына заманча яңа җиһазлар, яңа компьютерлар, яңа кораллар, җайланмалар күрсәтеләчәген әйтте. "Мин алар яшендә булганда, андый кораллар булуын башыма да китерә алмый идем", - диде ул.

Министр яңа җиһазларның ике-өч ел эчендә күп кенә уку йортларына тапшырылачагын, аларның күпчелеге Татарстанда калачагын әйтте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10