ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казан ТЮЗы балалар театр коллективлары өчен методик үзәк вазифаларына алына

14 май 2019, 12:34 , Фото: Салават Камалетдинов

Казан ТЮЗы балалар театр коллективлары өчен методик үзәк вазифаларына алына Казанда «Поколение NEXT» I Республика балалар театры коллективлары фестивале үтә.

(Казан, 14 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан яшь тамашачы театры балалар үзешчән театр коллективлары өчен методик үзәк вазифаларын башкарырга җыена. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгында үткән матбугат конференциясендә театр директоры Айгөл Горнышева әйтте.

Матбугат конференциясе «Поколение NEXT» I Республика балалар театры коллективлары фестивале уңаеннан оештырылган иде.

«Поколение NEXT» фестиваленең беренче ике туры читтән торып үткәрелде. Жюри конкурска катнашырга теләк белдергән 29 театр коллективының 30 спектакле арасыннан унысын финалга сайлап алган.

Казан яшь тамашачы театры директоры Айгөл Горнышева әйтүенчә, театрның бу фестивальгә алынуы әлеге театр коллективлары теләге белән килеп чыккан.

Үзешчән коллективларның җитәкчеләре әледән-әле театрга мөрәҗәгать иткән, ярдәм сораган. Профессиональ коллектив белән үзешчән коллективларның үзара хезмәттәшлеге фестиваль булып өлгергән.

Фестивальнең соңгы этабы 18-20 май көннәрендә Казан яшь тамашачы театрында үтә. Спектакльләрнең жюри билгеләгән өчесе театр сәхнәсеннән күрсәтеләчәк.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10