ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казан режиссеры Башкортстан театрында «Безнең өйнең яме» спектаклен сәхнәләштерә

14 май 2019, 15:28 , Фото: bashinform.ru

Казан режиссеры Башкортстан театрында «Безнең өйнең яме» спектаклен сәхнәләштерә Спектакльнең премьерасы 22 июньгә билгеләнгән.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Казан режиссеры Ренат Әюпов Мостай Кәрим повесте буенча «Безнең өйнең яме» спектаклен сәхнәләштерү өчен Башкортстанның Салават башкорт дәүләт драма театрына килде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Театрның матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, пьесаны укыганнар, артистлар арасында төп рольләр бүленгән инде. Хәзер тулы куәтенә репетицияләр бара. Спектакльдә театрның бөтен коллективы катнашачак. Премьера 22 июньгә билгеләнгән.

Спектакль «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» проекты кысаларында сәхнәләштерелә.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10