ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлегенә багышланган иҗади бәйге дәвам итә

14 май 2019, 11:59

Конкурска килгән барлык эшләр Instagram социаль челтәрендәге @Bolgar_Sviyazhsk сәхифәсендә урнаштырылачак.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлегенә багышлап, мәктәп укучылары арасында игълан ителгән рәсем һәм шигырьләр бәйгесе дәвам итә. Бу хакта ТР Туризм буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Югары Чаллы урта гомуми белем бирү мәктәбенең VII сыйныф укучылары конкурска үзләренең тәүге иҗат җимешен юллаган. Алар аны борынгы Болгар шәһәренә багышлаган.

Хәтер яши, әле хәтер исән.
Кеше гомерләре генә кыска,
Бөек Болгар ничә гасыр кичкән.
Идел – Болгар буйларында уйнап
Күпме буын шул җирләрдә үскән.
Оныткандыр инде Болгар иле
Тәүге аяк баскан сабыйларын.
Зур яуларга озатып калганнарын,
Никадәре читтә сагынганын.

Онытылмасын өчен үткән көннәр
Хәтер яши, әле хәтер исән.
Буыннардан буыннарга күчә
Вакыйгалар – бер яңартыйм дисәң.

Болгар иле кайта яшьлегенә
Манаралар кабат яңара.
Азан тавышы алып кайта безне
Ибен Фадлан килгән чорларга.

Басып торам, чал тарихы сыйган
Туфырагын алып кулларыма.
Энҗе сәйләннәрдәй тезелеп киткәне
Яугирәләр килә күз алдыма.

Һәр кешесе аның үзе тарих,
Үткәннәрен барлап яза калсаң.
Сөенечтер Болгар тарихында
Әз генә булса да урын алсаң.

Безнең буын да бит бу тарихта
Үзенә тиешле урын даулый.
Төзүчеләр булып алар бүген
Болгар җирен киң галәмгә данлый.

Шунысын да искәртик, бәйгегә гаризалар 22 апрельдән 9 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Конкурска килгән барлык эшләр Instagram социаль челтәрендәге @Bolgar_Sviyazhsk сәхифәсендә урнаштырылачак. Бәйгедә Татарстан территориясендә урнашкан гомуми белем бирү мәктәпләренең I-XI сыйныф укучылары катнаша ала. Барлык номинацияләрдә җиңүчеләр Зөя утрау-шәһәрлеге һәм борынгы Болгар шәһәренә экскурсия белән бүләкләнәчәк.

Бәйгенең нигезләмәсе белән тулырак ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәсми сайтының «Конкурслар» бүлегендә танышырга мөмкин: http://tourism.tatarstan.ru/rus/konkurs-shkolnih-risunkov-i-stihov-o-velikom.htm

Конкурсны «Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды» коммерцияле булмаган оешмасы; «Татарстан Республикасы турист волонтерлары ассамблеясы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы; ТР Туризм буенча дәүләт комитеты; ТР Мәгариф һәм фән фән министрлыгы; «Татмедиа» АҖ оештыра.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10