ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

М7 трассасының 2 шәһәрне әйләнеп үтүче өлешендә төзелеш эшләре 2021 елда башлана

14 май 2019, 11:18

Проект Кама елгасы аша күпер төзүне дә үз эченә ала.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Татарстанда М7 трассасының Түбән Кама һәм Чаллыны әйләнеп үтә торган участогында төзелеш эшләре 2021 елда башланачак. Бу хакта «Волго-Вятскуправтодор» федераль казна учреждениесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«2021 елда М7 трассасының Түбән Кама һәм Чаллыны әйләнеп үтә торган участогында төзелеш эшләре башланып китәчәк. Булачак объектның составына Кама елгасы аша күпер төзү дә керә. Төзелеш эшләре 2021 елның көзендә башланыр дип көтелә», - диелә федераль учреждение хәбәрендә.

«Волго-Вятскуправтодор» 7 майда объектның проектчысы белән дәүләт килешүен имзалады. Документ нигезендә, подрядчы 2021 елның 30 августына кадәр тикшерү эшләре үткәрергә, оптималь маршрут сайларга һәм проект документлары әзерләргә тиеш.

«Барлык килештерүләр үткәрелгәннән соң учреждение проектны гамәлгә ашыру өчен подрядчы билгеләү процедурасына керешә алачак», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Автомобиль юлының 89,4 чакрым озынлыгындагы яңа участогы Татарстанның Мамадыш, Түбән Кама, Зәй һәм Тукай районнары аша үтәчәк.

 

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10