ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Казанда Дагыстан кунакларына татар халкының мәхәллә системасы турында сөйләделәр

14 май 2019, 07:21 , Фото: dumrt.ru

Казанда Дагыстан кунакларына татар халкының мәхәллә системасы турында сөйләделәр Мөхтәрәм кунаклар Дагыстан диаспорасының Татарстандагы вәкиллеге тарафыннан үткәрелгән ифтардан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.

(Казан, 14 май, "Татар-информ"). Рамазан аеның 8нче көнендә Татарстан мөфтиятендә Дагыстан диаспорасы вәкилләре булды. Мөхтәрәм кунакларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды. Бу турыда ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Очрашуда Дагыстан мөфтиенең беренче урынбасары Абдулла Аджимоллаев, Дагыстан Республикасының милли сәясәт һәм дин эшләре министрлыгы каршында Россия төбәкләрендә Дагыстан якташлыгы белән багланышлар буенча ведомствоара совет әгъзасы Абдула Ибраһимханов, Дагестан якташлыгы җәмгыятенең рухи-әхлакый өлешен җитәкләүче Шамил Корбанов, КФУ аспиранты Мөхәммәд Хәйруллаев катнашты.

Мөхтәрәм кунаклар Дагыстан диаспорасының Татарстандагы вәкиллеге тарафыннан үткәрелгән ифтардан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Авыз ачу мәҗлесе елдагыча бик бай эчтәлекле программадан торуын, дәрәҗәле кунакларның һәм нашид әйтүчеләрнең чыгышлары белән үрелеп баруын ассызыклап уздылар. Алга таба сүз нәзарәт тарафыннан әзерләнүче Коръән тәфсире хакында барды. Әлеге китапны мөфти хәзрәт әзер булу белән Дагыстан диаспорасына бүләк итәргә вәгъдә бирде.

Очрашуда катнашучылар Дагыстан Республикасының Милли сәясәт һәм дин эшләре министрлыгы белән хезмәттәшлек алып бару турында сөйләштеләр һәм киләчәктә оештырыла торган чараларга мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинны кунакка чакырдылар.

Бүләк итеп Камил хәзрәт кунакларга “Хозур” нәшриятында дөнья күргән гарәп телендәге мәшһүр китапны – танылган Хәнәфи галиме Абдулгани бин Талиб әд-Димашкиның “Исгафуль-муриддин ли-икамати фараид ад-дин” хезмәтен тапшырды. Дагыстан диаспорасы вәкилләре Татарстан мөфтие өчен махсус әзерләнгән бүләк – үзенчәлекне шамаил бүләк итте.

Кунаклар шулай ук мөфтигә үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Аерым алганда, татар халкында мәхәллә системасы һәм Татарстандагы мәчетләр эшчәнлеге, Шиһабетдин Мәрҗани мирасы хакында сораулар бирелде. Кунаклар шулай ук Татарстан мөфтияте эшләтеп җибәргән «Даруль-ифта» call-үзәге эшчәнлеге белән кызыксындылар. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10