ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әлки районында иртә культураларны чәчү төгәлләнде

14 май 2019, 05:00 , Фото: alki-rt.ru

Әлки районында иртә культураларны чәчү төгәлләнде Яз башында районда 4 мең гектардан артык мәйданда уҗым культуралары зур зыян күрде.

(Әлки, 14 май, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Әлки районында иртә культураларны чәчү тулысынча төгәлләнде. Игенчеләр 6800 гектарда арпа, 5500 гектарда бөртек өчен кукуруз, 2600 гектарда рапс, 891 гектарда солы чәчтеләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бу көннәрдә механизаторлар яшел масса өчен кукуруз чәчәләр. Районда терлекләр саны күп булганга, әлеге культураны мулдан үстерергә кирәк. Быел кукуруз яшел масса өчен 7100 гектарга якын мәйданда игеләчәк. Шуның 3 меңнән артыгында инде чәчү эшләре башкарылды. Шулай ук көнбагыш чәчү дә төгәлләнде. Әлегә кыйммәтле культура 11 мең 300 гектарда үстереләчәк.

Кызганыч, яз башында районда 4 мең гектардан артык мәйданда уҗым культуралары зур зыян күрде. Сабан эшләреннән тыш, әнә шул үсентеләр һәлак булган кырларда да өстәмә чәчәргә туры килде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10