ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Түбән Кама үзәк мәчетендә ифтарлар үткәрү өчен тагын бер бина ремонтланган

14 май 2019, 03:00 , Фото: tat.e-nkama.ru

Түбән Кама үзәк мәчетендә ифтарлар үткәрү өчен тагын бер бина ремонтланган Имам-мөхтәсиб Салих хәзрәт Ибраһимов дин тотучыларны изге ай белән котлады һәм журналистларның сорауларына җавап бирде.

(Казан, 14 май, "Татар-информ").  Түбән Кама үзәк мәчетендә ифтарлар үткәрү өчен тагын бер бина ремонтланган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Рамазан ае башлану уңаеннан, Түбән Кама җәмигъ мәчетендә матбугат конференциясе узды. Имам-мөхтәсиб Салих хәзрәт Ибраһимов дин тотучыларны изге ай белән котлады һәм журналистларның сорауларына җавап бирде.

 

"Быелгы Рамазанның үзенчәлеге шунда: ифтарларны ишегалдындагы чатырлардан мәчет эченә күчердек. Моның өчен мәхәллә халкы һәм иганәчеләр ярдәме белән элек бойлер торган зур бина ремонтланды.

Бинаны бизәү эшләре әле тәмамланмаган, әмма янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлеше, вентиляция, яктырту, ифтарларны үткәрү өчен шартлар булдырылды, - ди Салих хәзрәт Ибраһимов. - Быел тәравих намазын Әямеддин хафиз Фәхреддинов укытачак. Түбәнкамалылар аның укуын ошата. Дин тотучылар Рамазан аенда Коръәнне тулысынча укып чыгарга ниятли".

Салих хәзрәт һәркемне изге гамәлләр кылырга чакырды.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10