ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда урман янгыны турында хәбәр итү өчен махсус телефон эшли

13 май 2019, 21:54 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Татарстанда урман янгыны турында хәбәр итү өчен махсус телефон эшли Урманда янгын чыкканын белгән һәркемне түләүсез 8-800-100-94-00 номерына шалтыратырга сорыйлар.

(Казан, 13 май, "Татар-информ"). Татарстанда яшәүче кешеләр урманда янгын чыгу турында урман сагы номерына хәбәр итә ала. Шалтырату түләүсез. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Татарстанда "Урман янгыннары үзәге" ДБУ диспетчерлык идарәсенең төбәк пункты эшен дәвам итә. Республикада яшәүче һәркем тәүлекнең теләсә кайсы вакытында урман законнары бозылу яки урманда янгын чыгу факты турында түбәндәге телефоннарга шалтыратып хәбәр итә ала: 8-800-100-94-00 һәм 8 (843) 221-37-95", диелә бу хәбәрдә.

2019 ел башыннан бирле Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгына диспетчерлык идарәсенең төбәк пункты аша 252 мөрәҗәгать килгән. Шул исәптән 190 мөрәҗәгать бердәм федераль номеры буенча алынган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10