ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Дөнья чемпионаты матчында Россия хоккейчылары Чехия командасын җиңде

13 май 2019, 21:07

Россия командасы 9 очко җыеп, команда В төркемендә беренче урынга чыкты.

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Россия җыелма командасы хоккейчылары Словакиядә уза торган дөнья чемпионатының өченче турында Чехия командасын җиңде. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

Братиславада узган очрашу нәтиҗәсе россиялеләр файдасына - 3:0 (1:0, 1:0, 1:0) булды. Голларны Сергей Андронов, Никита Гусев һәм Никита Зайцев (буш капкага) кертте.

Бу россиялеләрнең өченче җиңүе. 9 очко җыеп, команда В төркемендә беренче урынга чыкты. Киләсе матч Италия командасына каршы булачак. Уен 15 майда Мәскәү вакыты белән 21 сәгать 15 минутта башлана.

Россия командасы төркем этабында Латвия, Швейцария һәм Швеция хоккейчылары белән очрашачак. 

Турнирда ике төркем, һәрберсендә сигез җыелма команда бар. Шулай итеп дөнья чемпионатында барысы 16 команда катнаша. Плей-оффка аларның һәр төркемнән иң яхшы дүрт команда чыга.

Дөнья чемпионаты 26 майда тәмамлана.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10