ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Разил Вәлиев: Казанда Такташка һәм Яхинга һәйкәл урынын көчкә таптылар

13 май 2019, 19:43 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Разил Вәлиев: Казанда Такташка һәм Яхинга һәйкәл урынын көчкә таптылар Халык шагыйре татарның күренекле шәхесләренә атап ясалган мәһабәт һәйкәлләр шәһәр үзәгендә, кеше күрерлек урында булырга тиеш дип саный.

(Казан, 13 май, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татар язучысы, халык шагыйре Разил Вәлиев Казан шәһәрендә шагыйрь Һади Такташ һәм композитор Рөстәм Яхинга багышлап ясалган һәйкәлләргә  урынны көчкә таптылар дигән фикердә. Бу хакта ул Инстаграм битендәге сәхифәсендә язган.

“Уфада шәһәр үзәгендәге зур мәйдан уртасында шагыйрь Мостай Кәримгә тулы бер комплекс ясап  мәһабәт һәйкәл куйганнар. Ә Казанда Һади Такташка һәм Рөстәм Яхинга кеше күзе күрми торган җирдә-кумырыкта көчкә-көчкә урын таптылар”, - дигән ул.

“Һәйкәлләре кешегә күрсәтерлек булмаганга шулай эшләделәр микән әллә?"- дип уйлап куйдым әле... Әллә без артык “тыйнакмы?” – дип сорау биргән Разил Вәлиев.

 

 
 
 
 
 
Посмотреть эту публикацию в Instagram
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Уфада шәһәр үзәгендә зур мәйдан уртасында шагыйрь Мостай Кәримгә тулы бер комплекс ясап мәһабәт һәйкәл куйганнар. Ә Казанда Һади Такташка һәм Рөстәм Яхинга кеше күзе күрми торган җирдә-кумырыкта көчкә-көчкә урын таптылар. "Һәйкәлләре кешегә күрсәтерлек булмаганга шулай эшләделәр микән әллә?"- дип уйлап куйдым әле...Әллә без артык "тыйнакмы?"

Публикация от Razil Valeev (@valeevrazil)


 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10