ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Төркия татарлары ике йөз кешелек ифтар оештырган

13 май 2019, 18:49 , Фото: Хакан Отлууглы

Төркия татарлары ике йөз кешелек ифтар оештырган Анталиядә узган чарада татарлар һәм төрекләр татар халык җырларын башкарган.

(Казан, 13 май, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Анталия татарлары “Хуш килдең, шәһри Рамазан” дип аталган ике йөз кешелек ифтар кичәсе оештырган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Төркия вәкиле Хакан Отлууглы хәбәр итте.

“Рамазан ае уңаеннан Анталия татарлары бик күркәм бәйрәм оештырды. Ахшам намазыннан соң, кичке тугызынчы яртыда барлык ике йөз кеше дә авыз ачты”, - диде ул.

 

Хакан сүзләренчә, татарлар да, төрекләр дә гаиләләре, балалары белән  ифтарга килгән. “Ифтардан соң татарча җырлар җырладык, балалар төрле уеннар белән мәшгуль булды”, - дип сөйләде ул.

Шулай ук чарада татар теле укытучысы Халидә Әхмәтова, “Анталия татарлары” оешмасы әгъзасы Фәнис Зыялы, Пермь шәһәрендә туып үскән Анталиядә яшәүче Габделхалик Төхвәтуллов та катнашкан.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10