ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Түбән Камадан ун бала Төркиянең Мармарис шәһәренә бушлай сәфәр кылды

13 май 2019, 22:00 , Фото: tat.e-nkama.ru

Түбән Камадан ун бала Төркиянең Мармарис шәһәренә бушлай сәфәр кылды Кышын исә түбәнкамалылар Мармарис балаларын кабул итеп, аларга чын Яңа ел атмосферасы бүләк итәргә планлаштыра.

(Казан, 13 май, "Татар-информ"). Май бәйрәмнәрендә Түбән Каманың "Кванториум" балалар технопаркында тәрбияләнүчеләр, төрле олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңүчеләр һәм призерлар үз укытучылары белән берлектә Төркиянең Мармарис шәһәрендә булдылар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Сәфәр Мармарис мэры чакыруы буенча оештырылды. Анда Түбән Кама балалары җирле муниципалитетның эш структурасы белән таныштылар, мэр белән очрашуда булдылар һәм Мармарисның истәлекле урыннарына сәяхәт иттеләр.

Кышын исә түбәнкамалылар Мармарис балаларын кабул итеп, аларга чын Яңа ел атмосферасы бүләк итәргә планлаштыра.

 

"Бу - балаларны төрле яктан белемле, аралашучан итүче мөмкинлекләр", - дип билгеләп үтте бүген район җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә Айдар Метшин. Төркиядә бушлай ял итү, әлбәттә, түбәнкамалылар өчен яхшы бүләк булды.

 

Май ахырында Мармарис мэриясе вәкилләренең Түбән Камага яңа сәфәре көтелә.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10