ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әлмәт ветераннары хоккей турнирында бронза медаль алып кайтты

13 май 2019, 23:00

Сергей Мордвинцев турнирның иң яхшы уенчысы дип танылды.

(Әлмәт, 13 май, "Татар-информ",  "Әлмәт таңнары"). 11-12 май көннәрендә “Баско” боз сараенда ветеран командалары арасында Җиңү көненә багышланган традицион хоккей турниры узды. Әлмәтлеләр бары “Казан ветераннары " һәм “Салават Юлаев” командаларына гына оттырды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Турнирда Казан, Әлмәт, Лениногорск һәм Уфа шәһәрләреннән килгән биш команда көч сынашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Әлмәтнең “Спутник” ветераннар командасы Казанның “Автомобилист” һәм Лениногорскның “Нефтяник” командаларын артта калдырып 3 нче урынны алды. 

Безнең команда составында “Нефтяник” командасы начальнигы Игорь Фадеев, “Нефтяник” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Сергей Мордвинцев, “Нефтяник” хоккей клубы администраторы Константин Колосов чыгыш ясады.

Сергей Мордвинцев турнирның иң яхшы уенчысы дип танылды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10