ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Россия Президенты Владимир Путин Казанга эш сәфәре белән килде

13 май 2019, 16:05 , Фото: tatarstan.ru

Россия Президенты Владимир Путин Казанга эш сәфәре белән килде Эш сәфәре кысаларында Владимир Путин «Туполев» ГАҖ филиалы булган Горбунов исемендәге Казан авиация заводында була.

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казанга эш сәфәре белән килде. Аэропортта аны Россия Оборона министры Сергей Шойгу, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эш сәфәре кысаларында Владимир Путин «Туполев» ГАҖ филиалы булган С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булачак. Дәүләт башлыгы предприятие белән танышырга планлаштыра. Аерым алганда, Россия Президентына аэродром базасын реконструкцияләү, команда-диспетчерлык пунктын, ангарны һәм самолет өчен ябык стоянкаларны яңарту турында сөйләячәкләр.

Рабочая поездка Президента Российской Федерации В.В.Путина в Республику Татарстан

Моннан тыш, Владимир Путинга җитештерү биналарын техник яктан яңадан җиһазландыру: җитештерүне әзерләү цехларын ремонтлау, эретеп ябыштыру төеннәрен һәм агрегатларны җитештерү турында да мәгълүмат бирәчәкләр. 

  • Узган елның гыйнварында Россия Президенты Владимир Путинның Казан авиация заводында эш сәфәре кысаларында Ту-160 ракета йөртүче 10 стратегик бомбардировщик җитештерү контрактына кул куелган иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10