ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Чиләбедә "Татар кызы" һәм "Татар егете" бәйгеләре финалына бер ай калды

13 май 2019, 16:09

Узган атнада конкурста катнашучылар өчен Чиләбе өлкәсенең тарихи урыннары буйлап экскурсияләр оештырылган.
(Казан, 13 май, "Татар-информ"). 13 июнь көнне Чиләбенең Тимерюлчылар Мәдәният сараенда "Татар кызы" һәм "Татар егете" бәйгесе җиңүчеләрен ачыклаячаклар. Бу хакта җирле Татар конгрессы хәбәр итә. 
 
Узган атнада конкурста катнашучылар өчен Чиләбе өлкәсенең тарихи урыннары буйлап экскурсияләр оештырылган. Кызлар-егетләр Троицкида мәдрәсәдә, мәчеттә булган, Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр китергән, "Башмагым" спектаклен тамаша кылган. 
 
  • Чиләбедә  "Татар кызы" конкурсы 2011 елдан үткәрелә. 2015 елда ул Бөтенроссия, 2016 елдан Халыкара дәрәҗәдә уздырыла башлый. 
  • Халыкара конкурсның җиңүчесен быел Ижевск каласында ачыклаячаклар.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10