ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда зур тизлектә юлдан читкә очкан автомобильнең йөртүчесе шунда ук үлгән

13 май 2019, 15:07

Авария кичә Коләхмәтов урамындагы 25/2нче йорт каршында булган.

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Казанда зур тизлектә юлдан читкә очкан чит ил автомобиленең 67 яшьлек йөртүчесе шунда ук үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә 16.00 сәгатьтә «Фольксваген» автомобилен идарә итүче 67 яшьлек ир-ат Коләхмәтов урамындагы 25/2нче йорт ишегалдыннан чыккан вакытта, башлангыч мәгълүматларга караганда, тизлеген арттыру нәтиҗәсендә идарәсен югалткан һәм газонга килеп кергән. Биредә туктап торган «Шевроле Кобальт» автомобиленә килеп бәрелгән», - дип искәрттеләр Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясендә.

Авария нәтиҗәсендә чит ил автомобиль йөртүчесе шунда ук үлгән. «Фольксваген»дагы 63 яшьлек пассажирның башы җәрәхәтләнгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10