ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Казахстанның Талдыкорган шәһәре халкы киләсе җомгада Сабан туен бәйрәм итә

13 май 2019, 14:07

Кунакларга "Сабан туе төсләре" концерт-күңел ачу программасы әзерләнә.
(Казан, 13 май, "Татар-информ"). 17 май көнне Казахстанның Талдыкорган шәһәрендә узачак Сабан туенда Татарстан артистлары чыгыш ясавы көтелә. Бу хакта җирле татарларның якташлык оешмасы хәбәр итә. 
 
Кунакларга "Сабан туе төсләре" концерт-күңел ачу программасы әзерләнә. Балалар исә әкиятләр дөньясы белән танышып, бәйгеләрдә, ярышларда катнаша алачак. 
 
Спорт яратучыларга милли көрәш, җыр-моңга сусаганнарга фольклор мәйданчыгы эшләячәк, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10