ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Бөгелмә мөхтәсибәте ятимнәргә кирәк-яраклар җыю турында игълан итә

13 май 2019, 13:06

Битараф булмаган һәркем иганә ярдәмен Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетенә китерә ала.

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Татарстанда авыру балаларны дәвалауга юнәлтелгән «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия акциясе кысаларында Бөгелмә мөхтәсибәте ятимнәргә кирәк-яраклар җыю турында игълан итә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бөгелмә мөхтәсибәте игелекле эшләргә кушылып, әти-әниләре тарафыннан ташлап калдырылган күкрәк сабыйларына ярдәм йөзеннән кирәк-яраклар һәм акча җыю турында игълан итә. Хәзерге көндә әлеге нарасыйлар вакытлыча балалар хастаханәсенә урнаштырылган. Битараф булмаган һәркем әйберләрне (подгузниклар, салфеткалар, биләүләр, кием-салым) һәм башка иганә ярдәмен Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетенә китерә ала. Белешмә өчен телефон: 8(85594) 4-16-98.

Нәкъ менә шушы Изге айда республика мөселманнары мохтаҗларга ярдәм күрсәтүдә аеруча активлык күрсәтә, чөнки Рамазан ае күрсәтмәләренең берсе – сәдака һәм зәкят түләү. 

  • Голәмәләр шурасы тарафыннан казыйлар белән берлектә фитыр сәдакасының минималь күләме 100 сум дип билгеләнде, зәкят чыгаручыларга – 600 сум. Сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту хәленнән килмәгән һәм аны башка вакытта каза кыла алмаучылар өчен һәрбер калдырылган көнгә фидиянең күләме – 200 сум. Зәкят түләү өчен нисаб күләме – 230 мең сум. Теләге булган һәркем бу акчаларны мохтаҗ сабыйларга ярдәм күрсәтүгә юнәлтә ала.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10