ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

Казандагы юл һәлакәтендә 40 яшьлек байкер һәм аның 29 яшьлек юлдашы зыян күргән

13 май 2019, 12:26

Авария шимбә көнне, 11 майда Ямашев проспекты һәм Мусин урамы чатында булган.

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Казанда светофорның кызыл утына чыгып, чит ил автомобиле белән бәрелешкән 40 яшьлек байкер һәм аның 29 яшьлек юлдашы җитди зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Шимбә көнне, 11 майда, 21.30 сәгатьтә Ямашев проспекты һәм Мусин урамы чатында «БМВ» мотоциклын идарә итүче 40 яшьлек ир-ат, башлангыч мәгълүматларга караганда, светофорның кызыл утына чыккан һәм 34 яшьлек ир-ат идарә иткән «Форд Мондео» автомобиле белән бәрелешкән», - дип искәрттеләр Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясендә.

Авария нәтиҗәсендә байкер һәм аның 29 яшьлек пассажиры төрле тән җәрәхәтләре алган.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10