ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казанда беренче тапкыр «Тукай урамы» бәйрәме була

13 май 2019, 11:43 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Казанда беренче тапкыр «Тукай урамы» бәйрәме була Бәйрәм Габдулла Тукайның Әдәби музее ишегалдындагы яңа сәхнә мәйданчыгында башланып китәчәк.

(Казан, 13 май, «Татар-информ», Диана Авакян). 18 май көнне Казанда «Музейлар төне» акциясе кысаларында беренче тапкыр «Тукай урамы» бәйрәме була. «Иске шәһәр» территориясе префекты Марат Усманов Татарстан башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Бәйрәм музей ишегалдындагы яңа сәхнә мәйданчыгында башланып китәчәк. Программа «Фантазия» хатын-кызлар джаз-оркестры чыгышын, Камал театры артистлары башкаруында әдәби спектакльне үз эченә ала», - дип искәртте докладчы.

Бу көнне музейда экскурсияләр, тематик квестлар һәм мастер-класслар оештырылачак. Теләге булган һәркем велотурда һәм җәяүле экскурсиядә катнаша ала.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10