ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда балалар арасында иң күп таралган авырулар исемлеге билгеле

13 май 2019, 10:37 , Фото: архив

Казанда балалар арасында иң күп таралган авырулар исемлеге билгеле Бу исемлектә беренче өч урында сулыш органнары, ашказаны-эчәклек, сөяк-мускул системасы чирләре тора.

(Казан, 13 май, «Татар-информ», Диана Авакян). Казанда сулыш органнары авырулары балалар арасында таралышы ягыннан беренче урынны били. Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә 2018 елдагы диспансерлаштыру нәтиҗәләрен игълан итте.

«Балалар арасында таралышы ягыннан сулыш органнары авырулары – беренче (40 процент), ашказаны-эчәклек тракты органнары авырулары – икенче, сөяк-мускул системасы һәм терәк-хәрәкәтләнү аппаратына бәйле чирләр – өченче, күз авырулары – дүртенче, сидек-җенес системасы чирләре - бишенче урында», - диде ул.

2018 елда Казанда 245,6 мең балигъ булмаган бала диспансерлаштыру узган, бу пландагының 100 проценты дигән сүз. Тикшерү нәтиҗәләре буенча балаларның 14,7 проценты сәламәтлеге ягыннан – беренче, 75,6 проценты — икенче, 8 проценты — өченче, 0,4 проценты дүртенче төркемгә кертелгән. 1,3 проценты — инвалид балалар.

Моннан тыш, 2018 елда ятим һәм ата-ана җылысыннан мәхрүм 1,2 мең бала диспансерлаштыру үткән.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10