ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Укытучылар өчен социаль челтәрләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре булдырылачак

13 май 2019, 10:20 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Укытучылар өчен социаль челтәрләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре булдырылачак Киңәшләр яа уку елы алдыннан әзерләнеп бетәргә тиеш.

(Казан, 13 май, "Татар-информ"). Россия Мәгариф министрлыгы социаль челтәрләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренең Россия мәктәпләре укытучылары өчен тәкъдим ителгән җыелмасын эшләячәк. Яңа уку елы башлануга ук киңәшләр булдырылачак дип планлаштырыла. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Социаль медиа һәм интернет-коммуникацияләр шартларында һөнәри имиджны формалаштыру мәсьәләсе аерым әһәмияткә ия", - дигән ведомствоның Халыкара хезмәттәшлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтә департаменты директоры Андрей Емельянов. 

Россия Мәгариф министрлыгы педагогларга ярдәм өчен РФ халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзы белән бергә тиешле тәкъдимнәр эшләргә һәм аларны илнең барлык төбәкләренә җибәрергә планлаштыра. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10